Кадыбаш авылында Нәүрүз бәйрәме узды

2016 елның 21 марты, дүшәмбе

Кадыбаш авылы мәдәният йорты тарафыннан Нәүрүз бәйрәме -язны каршылау бәйрәме үткәрелде.
Нәүрүз... Бу исем безгә ят та, таныш та. Нәүрүз - борынгы әби-бабаларыбыз үткәргән язны каршылау бәйрәме ул.

Татар халкы Яңа елны март аеның 21- ендә - көн белән төн тигезләшкән вакытта каршы алган. Бу көн Иран календаре нигезендә "Нәүрүз" дип аталган. Иранда hәм аңа курше илләрдә яңа елны хәзер дә март аенда каршы алу гадәте яшәп килә. "Нәүрүз" сүзе фарсы-тажик телендә "Яңа көн" дигән мәгънәне аңлата. Борынгы бәйрәмне атна буе дәвам иткәннәр, hәр көннең үз гадәте, үз тәртибе, язылмаган кануннары булган: 7 көн буена гайбәт сөйләмәгәннәр, каргыш теләмәгәннәр, туган-тумачага, күрше-күләмгә миhербанлык кылганнар, ата-баба каберенә барганнар, сугышлар тукталып торган. Бу көнне яшьлэр шәкертләр, балалар, өйдән өйгә кереп, бәет, шигырь әйткәннәр, йорт хуҗасына исәнлек-саулык, иминлек-байлык, бәхет, уңышлар теләп йөргәннәр.Язны каршыларга җыелган авыл халкы бәйрәм боткасыннан авыз иттеләр , төрле ярышларда катнаштылар . Бәйрәм җыр -биюләр белән үрелеп барды .Соңыннан барлык начарлыклар ,чирләр үткән елда калсын дип карачкы яндырдылар . Мәдәният хезмәткәрләре Каюмова Ф.,Сибатова А., Закирова Г. бәйрәмне күңелле , эчтәлекле итеп  үткәрүгә зур көч куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International