Әгерҗедән 90 яшьлек Алмазия әбинең өлкән кызы да җитмешенә якынлаша

2016 елның 22 марты, сишәмбе

Район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов Әгерҗедә гомер кичерүче тыл һәм сугыш ветераны, гомеренең күп өлешен кирпич заводында эшләүгә багышлаган Алмазия әби Баһаветдинованы 90 яшьлек юбилее белән котлады һәм аңа Президент котлавын,  район башлыгының открыткасын һәм бүләген тапшырды. Алмазия әби  фронтовик ире Бәдретдин белән  дүрт кыз һәм бер малайга гомер бүләк иткән. Балаларының төпчеге генә  пенсиядә түгел, калганнары лаеклы ялда инде. Ә өлкәне Рита җитмешенә якынлаша.

–       Балаларым, оныкларым бик тәүфыйклы, мине бик хөрмәт итәләр. Шул рәвешле, миңа гомер өстиләр.  Мине озын гомерле иткән Ходайга да мең рәхмәт, – диде ул бүгенге тормышына шөкер итеп. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International