25 март – Бөтенроссия бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне.
Шул уңайдан “Бердәм Россия“ партиясенең җирле бүлекчәсе юристлар белән бергә халыкны кабул итү үткәрә. Бу көнне район хакимиятенең 23нче кабинетында 8-11 сәгатьләрдә адвокатлар, 13-15 сәгатьләрдә район эчке эшләр бүлеге һәм прокуратура вәкилләре, үзләренең офисларында нотариуслар Кристина Берестова (телефон: 25066) – 8.30-12 сәгатьләрдә, Людмила Кузикова (22912) 8-11 сәгатьләрдә сорауларга җавап бирәләр. Борчыган сорауларыгызны алдан 24255 телефонына шалтыратып та бирә аласыз.