Көчек көрәшчесе Гадел - Татарстан һәм Россия чемпионы

2016 елның 30 марты, чәршәмбе

Көчек мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Гадел САБИРҖАНОВ, быел Мамадышта “Сабантуй“ газетасы призына узган көрәш бәйгесендә 75 килога кадәр үлчәү авырлыгында беренче урын алып, Татарстан чемпионы исемен яулаган иде. Узган атнада ул Казанда Россия беренчелегенә үткәрелгән ярышта Россия чемпионы булды һәм спорт мастерлыгына кандидат нормасын үтәде.

Көрәш буенча мондый олы исемне әле безнең районда яулаучы юк иде. Гадел – беренче карлыгач. Татарстан чемпионы булганның икенче көнендә аны районда “Ел спортчысы“ исеменә лаек булуы белән котладылар. Район башлыгы Валерий Макаров көрәшче егетне ун мең сум премия белән бүләкләде.

–                       Мамадышта матур көрәш алымнары күрсәткәнем өчен бу район “глава“сы Анатолий Иванов та биш мең сум биреп сөендергән иде, – ди Гадел.

Гомумән, Татарстан чемпионатында Гадел көрәшчеләре белән дан тоткан Әлмәт, Мамадыш, Арча, Актаныш егетләрен җиңгән.

–                       2 сыйныфтан бирле көрәш белән ныклап шөгыльләнүемнең матур нәтиҗәсе инде бу, – ди ул.

Ә менә Россия беренчелегенә илнең 19 төбәгеннән 170 көрәшче келәмгә чыккан. Башкортостан, Оренбург, Чувашстан, Ульян, Чиләбе һәм башка бик күп төбәкләрдән яшүсмерләр чемпион титулы өчен җан атканнар. Әмма Татарстан егетләре, 18 мөмкинлектән 14 беренче урын яулап, команда буенча да таблицаның беренче баскычына күтәрелгәннәр. Беренчеләр исемлегендә Әгерҗе районыннан Гадел Сабирҗанов та бар.

–       Кубок, Грамота һәм ун мең сум премия белән бүләкләндем. Әлбәттә, бу җиңүемдә тренерларым Альфред абый Сабирҗанов һәм Рамил абый Шәрәфетдиновның да тырышлыклары бик зур. Рәхмәт аларга! Бу зур бәйгедә Татарстан егетләренең бердәмлеге сокландырды. Бер-беребез өчен җан аттык, шатланып-борчылып тордык. Тренерларның янәшәдә булуы да җиңүгә бик зур этәргеч ясады, – ди чемпион якташыбыз.

Гаделнең әлеге зур җиңүе белән көрәшче бабасы Тәлгать ничек горурланган булыр иде икән?! Кызганыч, районда гына түгел, республикада бил бирмәс алыпбатыр Тәлгать ага Сабираҗанов безнең арада күптән юк инде.

–       Мин дә бабама охшаганмын. Тренерым, туганыбыз Альфред абый да – районда бик күп еллар баш батыр исемен йөрткән көрәшче. Мин дә аларның эзеннән китүемә сөенәм, – ди Гадел.

Тренер Альфред Сабирҗанов та шәкертенең Россия чемпионы булуына горурлануын яшерми.

–       Бу бит – районда күрелмәгән хәл. Тренер булып ничә дистә еллар эшлим, әлегә бер генә көрәшче дә Россия чемпионы дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә алмаган иде. Гадел үз өстендә ныклап шөгыльләнүе, ярышларга бик җитди каравы, гел “5“легә генә укуы белән дә үрнәк. Атнага берничә тапкыр Әгерҗегә тренировкага да йөри бит әле ул. Менә шундый тырыш, үҗәт көрәшчеләргә генә бәхет елмая ул, – ди тренер.     

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International