Әгерҗедә ярминкә гөрләде

2016 елның 4 апреле, дүшәмбе

Шимбә көнне иртән-иртүк Әгерҗенең үзәк мәйданында ярминкә гөрләде. Шәһәр халкын Яңа Бәзәкә, Күләгәш, Көчек авыл җирлекләре авыл уңганнары сыйлады. Сатуда ит, сөт һәм сөт ризыклары, бал, ашлык һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясе бар иде. Сарсак-Омгадан Кудрявцевлар үзләре үстергән бәрәңгене тәкъдим иттеләр. Көчек авылыннан Наил Таҗиев ярминкәгә килүчеләрне дәртле гармун көйләре белән сәламләде. Район башлыгы Валерий Макаров ярминкәдә катнашучыларга олы рәхмәтен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International