Язын җир-су кибә башлагач, җир хуҗалары коры үләнне яндыра башлыйлар. Янәсе ул яңа үләннең үсешен яхшырта, туфрак көл белән ашлана. Чынлыкта исә бөтенләй башкача.
Коры үләнне яндыру туфракның гумусын начарайта, нәтиҗәдә, болай эшләү булачак уңышка да начар тәэсир итә.
Өстәвенә, басу-кырларда коры үлән яндыру зур янгыннар да китереп чыгара. Соңгы елларда коры үлән яндыру нәтиҗәсендә зур гына авыллар коточкыч фаҗига кичерде, меңләгән кешеләр йорт-җирсез калды. Мондый аяныч хәлләр корыган үләнне яндырырга яратучыларга сабак булсын иде.
Узган ел РФ Хөкүмәте Янгынга каршы режим кагыйдәләренә кайбер үзгәрешләр кертте. Хәзер коры үләнне яндыру катгый тыела һәм законны үтәмәүчеләр җаваплылыкка тартыла.
Хөрмәтле әгерҗелеләр, ямьле язлар бәла-казасыз гына килсен. Басу-кырларда коры үлән яндыручыларны күрсәгез, шунда ук янгын сүндерүчеләргә хәбәр итегез.
Рәүф ИСМӘГЫЙЛЕВ,
ТР буенча Россельхознадзор идарәсенең җир күзәтчелеге дәүләт инспекторы.