Әгерҗе балалар консультациясендә полиомиелитка каршы вакцинация ясау бара

2016 елның 6 апреле, чәршәмбе

Әгерҗе үзәк хастаханәсенең балалар консультациясендә полиомиелитка каршы вакцинация ясау кампаниясе старт алды. Бу кампания барышында полиомиелитка каршы прививка алмаган һәм 13-14 яшьлек балаларның барысына да прививка куелачак. 

Полиомиелит – йогышлы авыру һәм ул пычрак куллар, су, азык, көнкүреш әйберләре аша күчә. Ул авыру баладан да күчәргә мөмкин. Полиомиелит вирусы нерв системасын какшата. Бу авыруны йоктырганнан соң кешенең буыннары өлешчә йә тулысынча параличлана. Авыру йоктырган бала гомерлеккә инвалид калырга мөмкин. Баш мие зарарланса, баланың гомере дә өзелә. Полиомиелитка каршы махсус дәвалау чаралары юк. 

Бу йогышлы авырудан фәкать прививка ясатып кына котылып була. Балаларыгызны полиомиелиттан саклагыз һәм вакытында прививка ясатыгыз. 

 

Аидә КАСЫЙМОВА, 

табиб-эпидемиолог ярдәмчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International