Әгерҗе районы прокуратурасы “Нәүрүз“ ширкәтендә хезмәт хакы буенча законнарның үтәлешен тикшерде

2016 елның 10 апреле, якшәмбе

Әгерҗе районы прокуратурасы “Нәүрүз“ ширкәтендә хезмәт хакын түләү буенча хезмәт законнарының үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында бу предприятиенең үз хезмәтчәннәренә декабрь ае өчен 2 миллион  90 мең сум бурычы барлыгы ачыкланды.

 

Прокуратура әлеге мәсьәлә буенча “Нәүрүз“ директоры Ленар Нургаяновны тыңлаганнаннан соң 11 мартта бурычның 1 миллион 16 мең сумы эшче-хезмәткәрләргә бирелде. Калган бурычны эзләп алу өчен прокуратура район җәмәгать судына  мөрәҗәгать итте. Нәтиҗәдә прокуратура ярдәме белән 1 апрельгә “Нәүрүз“ хезмәтчәннәренә узган елның декабре өчен хезмәт хакы  буенча җыелган бурыч тулысынча капланды.

Илнур Галимәрданов,

Әгерҗе районы прокуроры ярдәмчесе. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International