Бу көнне шәһәр һәм авыл китапханәләрендә китап дөньясына сәяхәт итәргә, истәлекле даталарга багышланган әңгәмәләргә кушылырга, китап укучылар белән бәхәскә керергә теләүчеләр күп булды. Могҗиза һәм маҗараларга бай чаралар әзерләгән китапханәчеләр, һәркемне ачык йөз белән каршы алып, китап дөньясына алып кереп киттеләр.
Үзәк китапханәдә бу көн олы бәйрәмгә әйләнде. Балалар китапханәсеннән кайтышлый сабыйлары белән әниләр дә, өлкән яшьтәге абый-апалар да китапханә яныннан тыныч кына узып китә алмадылар.
Быел – Россиядә Кино елы. Россиядә беренче фильмның премьерасы 1908 елның 15 октябрендә күрсәтелә. Ул режиссер В.Ромашковның Степан Разин турындагы халык җыры буенча төшерелгән фильмы була. Кино яратучылар өчен викторинада үзләрен сынау да кызыклы булды. Ребусны чишеп актерларны, фильм исемнәрен белделәр алар.
Апрель – истәлекле даталарга бай ай. Космоска Гагарин очуына 55 ел тулуны билгеләп үттек. 22 апрель – пролетариат юлбашчы Владимир Ленинның туган көне иде. Китапханәчкеләр, кызыл галстуклар тагып, пионерларча “һәрвакыт әзер бул“ дип җырлап балачакка алып кайттылар.
Яздан аерып булмый Тукайны... 26 апрель – бөек шагыйребез Тукайның 130 еллык юбилее. Дамира Галләмова, Фәридә–Алсу Хафизовалар, Амалия Җиһангәрәева Тукай шигырьләрен сөйләделәр. Бала белән Күбәләк, Шүрәле, Су анасының танышулар сайты аша үзләренә яр сайлауларын күзәтү бигрәк тә кызык булды.
Чулпан ВИЛДАНОВА.
Белешмә.
Россиядә “Китапханәдә бер кич“ акциясе 2012 елда уздырыла. Безнең район китапханәләре дә дүрт ел рәттән әлеге акциягә кушылды.