Иж буенда - зур өмә

2016 елның 27 апреле, чәршәмбе

Әгерҗедән Красный борга бару уңаенда Иж күперенең сул ягындагы урында  ел әйләнәсе балыкчылар ял итүенә игътибар иткәнегез бардыр.  Ә менә узган җомгада әлеге урыннан бер трактор арбасы чүп җыеп түктек дисәк, ышанырсызмы?!

Без дигәнем – Илназ Закиров җитәкчелегендәге Кырынды авыл җирлеге Советы коллективы, “Кичке Таң“ заказнигы инспекторлары һәм берничә балыкчы. Барлыгы утызлап кеше җыелдык.

Иж елгасының яр буйларына ниләр генә ташламаганнар: пыяла һәм пластик шешәләр, сок савытлары, тимер-томыр  дисеңме... Югыйсә, ерак түгел урында чүп түгү өчен контейнер да куелган. Ул тулган саен язын-җәен мин шәхси тракторымда чүпне алып китеп торам. Тик күпләр анда барып торуны кирәксенми,  чүпне ял итеп утырган, балык тоткан урынына ук ташлый, йә чүп контейнеры янына илтеп ата.

Минем әлеге күренешкә күптәннән җаным әрни иде инде. 2016 ел Татарстанда сусаклагыч зоналарны саклау елы дип игълан ителгәч, күңел әрнүем тагын да көчәйде. Чөнки елгалар – табигатьнең иң матур урыннары бит алар. Суында коенып, яр буенда ял итәргә яратуын беркем дә инкяр итмәс. Елга буйларында җиләк тә эрерәк, сусылрак  була. Җиләк җыеп, су коенеп чыкканнан соң ничек рәхәт бит?!     

Санитар чистарыну икеайлыгында 22 апрель, зур өмә көнне, елга буен җыештыргач, җилкәдән авыр йөк төшкәндәй булды. Әлеге урыннар чистарып, матураеп калды. Табигать-Ана да иркен сулыш алып куйгандай тоелды. Тик озакка микән соң бу?!  Чүпләмәгән урында гына чүп булмый бит. Шуңа киләчәктә  бу урыннарны һәрчак тикшереп, күзәтеп торачакбыз. Биредә ял итәргә, балык тотарга яратучыларны тагын бер кат кисәтәсе килә: кем үз артыннан  чүп-чар калдыра, андыйларны административ җаваплылыкка тартачакбыз.

Ә мондый өмәләр уздыруны дәвам итәбез. Якын көннәрдә Кичкетаң, Салагыш, Шаршады, Уразай авыллары аша ага торган Иж елгасы буйларын да  тәртипкә китерәчәкбез. Табигатьне, сулыкларны саклауга битараф булмаган авыл халкы да бу эштән читтә калмас дип өметләнәбез.

Әһли ФӘЙЗУЛЛИН,

 “Кичке Таң“  заказнигы директоры.

Сүз уңаеннан

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән агымдагы ел Сусаклагыч зоналарны саклау елы дип игълан ителгән иде. Аның максаты – су объектларын саклау һәм тергезүгә, су биологик ресурсларының яшәү мохитен саклауга, шулай ук халык өчен уңай шартлар тудыруга җәмәгатьчелекне дә җәлеп итү. Яшерен-батырын түгел: күп кенә авыллар аша агучы елгалар чын мәгънәсендә чүплеккә әйләнеп бара бүген. Президентның Указына ниндидер югарыдан килгән фәрман дип кенә карамыйк. Бу гамәл үзебезгә, бездән соң киләчәк буыннарга кирәк. Шуңа чүпне елга буена алып барып ташлаганчы, уйланыйк. Ә иң яхшысы – санитар-экологик икеайлык барышында  “Кичке Таң“ заказнигы, кырындылылар  үрнәгендә бергәләп елга буйларын  чистартырга чыгыйк.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International