Әгерҗе районында Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган велоузыш үтте

2016 елның 3 мае, сишәмбе

Әгерҗе районында Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган велоузыш булды.

Анда 100гә якын райондашыбыз катнашты. Велосипедчылар Көчек авылыннан кузгалып киттеләр. Флаглар күтәргән спортчыларны һәр авылда озатып калдылар. Алар үзләре Тирсә, Мордывый, Иж-Бәйки, Иж-Бубый авылларында тукталышлар ясап,  җиңүчеләр хөрмәтенә куелган һәйкәлләргә чәчәкләр салдылар. Әлеге авылларда митинглар да оештырылды. Велосипедчыларның ахыргы тукталышы Әгерҗенең “Яшьлек” паркында булды. 40 чакрымнан артык юл узган спортчыларны биредә каршы алдылар, алар өчен бәйрәм программасы әзерләнгән иде. Соңыннан алар барысы бергә җыелып фотога төштеләр.

Бөек  Җиңү бәйрәме уңаеннан мондый велоузыш районда икенче тапкыр уздырыла. Узган елдагысында 60тан артык велоузышчы катнашкан иде. 2015 елдагы маршрут Сарсак-Омгадан башланып, Әгерҗегә кадәр дәвам итте.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International