Соңгы вакытта район башлыгы Валерий Макаров иртәнге планерканы Әгерҗе шәһәре урамнарында уздыра. Район җитәкчесе шәһәрне чистарту, төзекләндерү, чәчәкләр үстерү турындагы мәсьләләргә аеруча зур игътибар бирә.
5 майда Валерий Макаров җитәкчеләрне Әгерҗедәге “Орешник“ ял зонасына җыйды. Кыш буена бу зона бик пычранган, чүпләнгән. Район җитәкчесе ял зонасына керү юлын, коймаларны яңарту, сәхнәне заманча итеп бизәү бурычын куйды. Иртәгә “Орешник“ та – зур өмә. Хезмәт коллективлары биредә җыелган чүп-чарны чистартачаклар.
Иң мөһиме шул, шәһәрдәшләребез рәхәтләнеп ял итә торган бу саф һавалы зонаны җәй буе чиста, төзек итеп саклыйсы иде. Бу исә фәкать үзебездән, “Орешник“ка ял итәргә килүчеләрдән, бигрәк тә яшьләрдән тора.