Хәзер талпаннарның нәкъ менә котырган чоры. Шәһәрдәшләребез “халык йөри торган ял паркларын талпанга каршы эшкәртәчәкләрме?“ дип сорыйлар.
– 1 май иртәсендә Әгерҗедәге Җиңү скверында да, “Орешник“ ял зонасында да талпанга каршы махсус чара белән эшкәрттеләр, – дип хәбәр итте район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Руслан Иванов.