Ике иҗат әһеле бер-бер арты вафат булдылар

2016 елның 8 мае, якшәмбе

Бу көннәрдә Әгерҗе ике иҗат әһелен югалтты. Аның берсе – сәхнә һәм спорт ветераны, күп кенә шигырьләр, җырлар авторы Мәсгуть ага Исхаков, икенчесе – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, сәхнә ветераны Наил ага Нәбиуллин. Алар икесе дә районның җәмәгать тормышында актив кайнап яшәделәр, районда узган бер генә мәдәни чарадан да калмадылар. Аларның яктыистәлеге күңелләребездә мәңгегә калыр. Урыннарыгыз оҗмахта булсын, мөхтәрәм агайларыбыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International