Ямьле язлар белән бергә Бөек Җиңүнең 71 еллыгы да килеп җитте. 9 Майда Әгерҗе шәһәрендә булачак бәйрәм чараларына рәхим итегез, хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, шәһәрдәшләребез һәм кунаклар!
11 сәгатьтә стадионда ветеран футболчылар һәм яшьләр командалары футбол сезонын ача. Бу вакытта Боз сараенда ветеран хоккейчылар белән яшьләр командалары очраша.
14 сәгатьтә – мәйданда Җиңү көненә багышланган тантана. Котлаулар, яу кырында ятып калганнарны, тыныч тормышта вафат булган ветераннарны бер минут тын калып искә алу, Мәңгелек утка чәчәкләр салу, “Үлемсез полк“ акциясенә кушылу. Сез дә сугышта катнашкан әтиегез, бабагыз, якын туганыгызның зурайтылган фотосын тотып, мәйдандагы “Үлемсез полк“ка кушыла аласыз.
15 сәгатьтә – район үзешчәннәре концерты.
16-17.30 сәгатьләрдә – балалар өчен уен мәйданчыклары эшли.
19 сәгатьтә – Җиңү мәйданында Удмуртиянең халык артисты Валентина Пудова концерты.
21 сәгатьтә – Бәйрәм салюты.
21.30 сәгатькә кадәр сугыш чоры музыкасына бию программасы.