Илебез 71нче җылы, кояшлы язы өчен сугыш кырларында зур батырлыклар күрсәткән каһарман ветераннарыбызга, тылда җигелеп тормыш алып барган, җиңүне якынайту өчен соңгы сынык икмәген дә фронтка озатырга әзер булган тыл хезмәтчәннәренә олы рәхмәтле.
Сугыш... 1438 көн һәм төн дәвам иткән канлы бәрелешләр, миллионлаган югалтулар, ачы күз яшьләре... Әтисез үскән сабыйлар, бер гаиләдән 2-3 улын, ирен югалткан газиз аналар һәм тол хатыннар... 9 Май илгә җиңү алып кайткан аксакал ветераннарыбыз һәм тыл хезмәтчәннәренә рәхмәт әйтү һәм баш ию бәйрәме булса да, без сезнең алда да бик бурычлы, сугыш чоры балалары... Сез – 41нче ел балалары, күбегезнең әтиләре сугыш кырында башын салган, сез – гомер буе “әти“ дип әйтергә тилмереп үскән буын.
Ни кызганыч, сугыш ветераннары сафы районда елдан-ел кими. Әнә, Бөек Җиңү бәйрәмендә Әгерҗенең үзәк мәйданында узган тантанага да берничә генә хөрмәтле сугыш ветераны килгән иде. Җиңүнең 70 еллык юбилеен районда 33 ветеран каршы алган булса, бүген аларның саны нибары 25кә калды.
– 17 яшемдә фронтка киттем. Бер гаиләдән дүрт кеше – мин, ике абыем, әтием туган илебез азатлыгы өчен көрәштек. Ни кызганыч, абыйларга да, әтигә дә туган якларга әйләнеп кайту насыйп булмады. Бу олы югалту, хәсрәт ачысын әни ничек күтәрде икән?! – ди сугыш һәм хезмәт ветераны Нури ага Мистахов.
Аның кебек орден-медальләрен чыңлатып мәйданга килгән ветераннарның күзләрендә яшь иде бу көнне. Шатлыклы күз яшьләре, әлбәттә. Әмма бәйрәм мизгелләре аларны сугыш вакыйгаларына алып кайтмый калмагандыр.
Менә бу чәчләренә чал төшкән апайлар әле сугыш башланганда 10-15 яшьлек кызлар гына булганнар. Әмма дәһшәтле еллар аларның күңел түрендә һаман да саклана.
– Әтием Госман сугышка киткәндә әнкәй дүрт бала белән кала. 1942 елда ук әтинең хәбәрсез югалуы турында өчпочмаклы хат килә. Әти турында бары “Хәтер китабы“ннан гына укып беләм. Сокман авылында без дә җиңү өчен көн-төн тырмаштык. Ипине айлар буе күрми идек, ничек исән калганбыздыр, – ди Мәдинә апа Закирова.
Асия апа Арукаева һәм Наилә апа Бәширова, бүген сугыш ветеранының тол хатыны буларак, Әгерҗедә бик матур фатирларда яшиләр.
– Картлыгыбызда рәхәт күрүебезгә сөенәбез. Ирләр генә бу рәхәтлекне күрми вафат булдылар, – диләр алар.
Бәйрәм тантанасында Бөек Ватан сугышында гомерләре өзелгән батырларны, тыныч тормышта вафат булганнарны, хезмәт фронтында катнашканнарны, сугыш чоры балаларын бер минут тынлык белән искә алдылар һәм батыр якташларыбыз истәлегенә Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар.
Әгерҗелеләрне бәйрәм белән Татарстан Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин да котлады һәм Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгатен җиткерде. Район башлыгы Валерий Макаров та иң матур теләкләрен һәм рәхмәт сүзләрен хөрмәтле ветераннарыбызга юллады.
– Районыбыздан 14 мең 42 кеше яу кырына озатыла. Шуның нибары 4522сенә генә туган якларга әйләнеп кайту бәхете елмая. Ә дүрт меңнән артык райондашыбыз хәбәрсез югала. Без җиңүнең никадәр корбаннар бәрабәренә яуланганын үсеп килүче буынга да җиткерергә тиеш. Ә бүген сезнең алда баш иеп олы рәхмәт сүзләрен әйтәм, ветераннарыбыз. Сезгә тыныч гомер көзе, сәламәтлек телим, – диде ул.
Район хәрби комиссары Илгиз Галиев та ветераннарыбызга җылы рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Мәйданда 2нче мәктәпнең 120 укучысыннан торган хорның чыгышы да, сәхнә осталары концерты да искиткеч матур булды. Ветераннарыбыз да аларга кушылып җырлап утырдылар. Ә бәйрәмнән аларның һәрберсе чәчәкләр белән кайтып китте. Соңыннан “Дуслык“ кафесында район башлыгы Валерий Макаров бер төркем сугыш һәм тыл ветераннарын чәй табыны артына җыйды.