Районыбызның хәрби-диңгез флоты ветераннары – Иж-Бубыйдан Раиф Гәрәев, Исәнбайдан Илфат Ямалиев, Тирсәдән Илнур Фәсхетдинов Казанның Җиңү паркында узган бәйрәмдә катнаштылар.
Аларны Татарстан Президенты сәламләде. Диңгезчеләр Рөстәм Миңнеханов белән фотога да төштеләр.