Әгерҗе районы җитәкчеләре шәфкать туташларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлый

2016 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

Бүген, 12 май көнне, халыкара шәфкать туташы көне билгеләнеп утелә. Тән ярасын дәвалау белән бергә өмете сынып барган кешеләрнең күңелләрен дә сихәтләндерүче әлеге изге җаннарны һөнәри бәйрәмнәре белән кайнар тәбриклибез! Акыллы киңәшләрен биреп, терелуенә инандырырлык дәлилләр китереп, һәр авыруның сәламәтлеге өчен җан атып, ничек тә ярдәм итәргә әзер торучы шәфкать туташларына авыр һәм җаваплы эшләрендә зур уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International