14 майда Татарстанда “Урман утырту көне” узды. Безнең район әлеге акциягә җомга көнне үк кушылды.
Әгерҗе урман хуҗалыгы питомнигыннан китертелгән 115 чыршы һәм нарат үсентеләре Боз сарае, “Илдам” базасы, район үзәк хастаханәсе, 4нче мәктәп һәм мәгариф идарәсе, коррецион мәктәп, газ хезмәте каршына утырттылар. Әлеге оешма хезмәткәрләре үзләре дә акциягә кушылды. “Яшьлек” паркында һәлак булган агачлар яңартылды.
Санитар-экология икеайлыгы кысаларында Әгерҗедә һәм авылларда агач утырту дәвам итә.