Красный бордагы “Наз“ приюты төзекләндерелә

2016 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

Красный бордагы “Наз“ приюты бу көннәрдә икенче яшьлеген кичерә. Биредә ел саен җиңелчә төзекләндерү эшләре алып барылган булса, приют быел республиканың капиталь ремонт программасына кертелде һәм моның өчен 1,5 миллион сум акча бүлеп бирелде.

“КамПромСтрой“ ширкәте төзүчеләре өченче ай инде приютта эшлиләр. Бүлмә ишекләрен, санузелларны алыштыралар, стеналарны плитка белән тышлыйлар. Биредә  ремонт эшенең барышы белән район башлыгы Валерий Макаров та даими кызыксынып тора.

–       Приютны капиталь ремонт программасына кертү өчен бик тырышырга туры килде. Шуңа күрә без төзүчеләрдән эшне дә сыйфатлы итеп вакытында башкаруларын таләп итәбез. Чөнки биредә ата-ана назыннан мәхрүм балалар тәрбияләнә. Ә без алар өчен барысын да эшләргә тиеш, – ди ул.

–       Төзүчеләр ремонт эшләрен вакытында төгәлләр өчен алны-ялны белми эшлиләр. Әнә, бинабыз күзгә күренеп матурлана. Сыйфатсызрак башкарылган эшне күрсәк, шунда ук төзәтүләрен таләп итәбез, – ди приют директоры Гөлчәчәк Нигъмәтуллина.

Ремонт барган көннәрдә приютта тәрбияләнүче 30 бала Мамадыш районындагы “Бөркет“  лагеренда укый, сәламәтлеген ныгыта, ял итә. Алар приютка июль аенда – ремонт эшләре төгәлләнгәч кайтачаклар. Якты, чиста, төзекләндерелгән оялары аларны колач җәеп каршы алачак.

Любовь МИХАЙЛОВА. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International