Әгерҗелеләр, кандидатлар сайларга килегез

2016 елның 20 мае, җомга

22 май – Дәүләт Думасына сайлауларда “Бердәм Россия“ партиясеннән катнашачак кандидатларга алдан тавыш бирү көне.

Әгерҗедә өч участок эшли. 370нче участок – район МӘДӘНИЯТ САРАЕнда башка сайлауларда 458 (Мәдәният сарае), 463-464 (2нче мәктәп), 465 (электр челтәре), 466нчы үзәк китапханә) участокларда;

371нче участок – 3нче МӘКТӘПтә 467 (3нче мәктәп), 459 (мәгариф идарәсе), 460 (4нче мәктәп), 461 (стадион), 462 (Пенсия фонды идарәсе), 468нче (балалар поликникасы);

372нче участок – “ЯШЬЛЕК“ ТУЛАЙ ТОРАГЫнда 469 (“Яшьлек“ тулай торагы), 470 (райпо), 471 (3нче бакча), 472нче (АЗСМ) участокларда тавыш бирүчеләрне дә көтәләр.

Авыл халкы бу көнне Иж-Бубый, Тирсә, Көчек, Иске Чекалда, Салагыш, Красный бор, Исәнбай берләштерелгән участокларында тавыш бирә.  

Сайлау участоклары иртәнге сәгать 8дән кичке 8гә кадәр эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International