Әгерҗе районында участокларга сайлаучыларның 28 проценты килде

2016 елның 23 мае, дүшәмбе

Татарстандагы  башка сайлау участокларында кебек үк, Әгерҗе районында да праймериз иртәнге сәгать 8дән кичке 8гә кадәр дәвам итте. Әгерҗедә берләштерелгән өч участок, авылларда җиде участок эшләде. Көннең беренче яртысында халык участокларга аеруча актив килде. Әйтик, сәгать 10га сайлаучыларның 18 проценты Бердәм алдан тавыш бирү көнендә катнашкан иде инде. Ә гомумән алганда, праймеризда сайлаучыларның 28 проценты катнашты.   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International