Красный борда 36 унынчы сыйныф укучысы хәрби хезмәткә әзерлек буенча җыенда катнаштылар. Өч көн дәвамында егетләр физик, тактик, строевой әзерлек уздылар. Укудан тыш, взводлар арасында аркан тарту, футбол уйнау һәм башка спорт төрләре буенча ярышлар уздырылды, хәрби темага багышланган фильмнар күрсәтелде. Җыенның ябылу тантанасына районның баш хәрби комиссары Илгиз Галиев килгән иде. Ул взвод командирларына һәм хәрби җыен барышында үзләрен яхшы яктан күрсәткән укучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды.