Татарстанда икенче яртыеллыкка матбугат басмаларына язылу уңаеннан игълан ителгән “Әти-әниеңне яздыр“, “Якыныңны яздыр“ акциясенә район башлыгы Валерий Макаров иң беренчеләрдән булып кушылды һәм башка җитәкчеләрне дә якыннарына “Әгерҗе хәбәрләре“н яздырып бүләк итәргә өндәде.
Кичә Рамил Гыймазов (газ-эксплуатация хезмәте), Илфат Ямалиев (“ЭнергоСервис“), Вәсилә Сафиуллина (мәгариф идарәсе), Альфред Бадахшин (финанс-бюджет палатасы) якынарына “Әгерҗе хәбәрләре“н яздырып бүләк иттеләр.
Сез дә, бу акциягә кушылып, якыннарыгызга яраткан басмаларын яздырып бүләк итегез. Бу Сабан туена алар өчен менә дигән бүләк булыр.