Әгерҗе районы Сабан туе программасы

2016 елның 4 июне, шимбә

10 сәгать – Ат чабышы.

11 сәгать – Ат чабышында җиңүчеләрне бүләкләү. Сабан туен тантаналы төстә ачу. Авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләү.

12.30 сәгать – Районыбызның сәхнә осталары чыгышы.

12.30 сәгать – Волейбол, армспорт, капчык белән сугыш, йөгерү ярышлары. 

13.30 сәгать – Турникта күтәрелү, гер ыргыту ярышлары. 

14 сәгать – Таяк тартышу, гер күтәрү, кашыкка йомырка салып, капчык белән йөгерү.

14.30  сәгать –  Милли көрәш бәйгесе.

15 сәгать – Көянтә-чиләк белән су ташу, аркан тартышу, күзне бәйләп чүлмәк вату.

17 сәгать – Көрәшнең финал өлеше. Сабан туе батырларын бүләкләү.

17. 30 сәгать –  Баганага менү.

18 сәгать – Сабан туен ябу тантанасы.

Мәйданда балалар өчен төрле аттракционнар, сәүдә нокталары, күчмә кафелар эшли.

5 июнь көнне район Мәдәният сарае яныннан һәм “кирпичка“дан Сабан туе мәйданына 9-11 һәм 13-16 сәгатьләрдә ярты сәгать интервал белән маршрут автобуслары йөри. Билет бәясе – 15 сум. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International