Республиканың 50 ветеринария оешмасына ашыгыч ветеринар ярдәме күрсәтү автомобильләре тапшырылды. Бу – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүләге.
Әгерҗе районы дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Айрат Хәнәфиев машина ачкычын Казанда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов кулыннан кабул итеп алды.