Иж-Бубый кунаклар җыйды

2016 елның 26 сентябре, дүшәмбе

Иж-Бубыйда мәдрәсәнең 235, аның җитәкчеләре Гобәйдулла Бубига 150, Габдулла Бубига 145 ел тулу уңаеннан традицион фәнни-гамәли конференция узды. Аның эшендә галимнәр, әдипләр, мөгаллимнәр, укучылар, авыл халкы катнашты. Шулай ук Мәскәүдән әлеге авыл сәүдәгәре Мөхәммәтҗан Әхмәтҗановның оныгының улы Надир Әхмәтҗанов та кайткан иде. Чыгышлардан соң конференциянең резолюциясе кабул ителде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International