Әгерҗедә ярминкә гөрләде

2016 елның 31 октябре, дүшәмбе

Әгерҗенең үзәк мәйданына халык традицион көзге ярминкәгә агылды. Биредә 12 сумнан бәрәңге, 10-15 сумнан кәбестә, 250-300 сумнан ит, өч литрын 1000 сумнан бал һәм башка бик күп авыл хезмәтчәннәре җитештергән азык-төлекне алырга була иде. Иртәнге сәгатьләрдә халык аз булса да, бераздан сатучылар янына чиратлар тезелде.

  • Мондый ярминкәләр алга таба да дәвам итсен иде әле. Бик көтеп алабыз аларны. Менә шулай ала-ала кышлык запас да тупланыр, – диде шәһәр халкы. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хезмәткәрләре ярминкәләр әле алга таба да оештырылачак, дип ышандыра.   
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International