Тирсә, Исәнбай, Сарсак-Омга – җиңүче

2016 елның 22 ноябре, сишәмбе

Район авыл җирлекләре арасында ел буе дәвам иткән спартакиада тәмам. Унбер ярышта сыналдылар авыл башлыклары һәм спорт сөючеләр. Шимбә көн “глава”лар арасында узган бадминтон һәм иң күңелле “Әти, әни һәм мин – спорт гаиләсе“ эстафетасы ярышларның соңгылары булдылар.

МАРКИТОНОВЛАР – СПОРТ ГАИЛӘСЕ

Сарсак-Омгада яшәүче Маркитоновларны спорт гаиләсе дип әйтергә тулы хокукыбыз бар. Лицей директоры булып эшләүче гаилә башлыгы Сергей оештырган волейбол командасы менә инде берничә ел район күләмендәге ярышларда алдынгы урыннар яулый. Чаңгы ярышымы, җиңел атлетикамы – Сергей гаиләсе белән катнаша аларда. Әнә, эстафетага да тормыш иптәше Татьяна һәм кызлары Катя, Валерия белән килгәннәр.

–       Кызларны үпкәләтмәс өчен каршылыкларны ике тапкыр узачакбыз, – ди Сергей.

Һәм булдырдылар да. Валерия катнашканында күрсәткечләре 1,13 минут булса, Катя белән йөгерү, кыршау эченнән чыгу, баланы кулга күтәреп бару һәм башка сынауларны Маркитоновлар 1,15 минутта уздылар. Икесе дә – бик яхшы күрсәткеч. Әмма исәпкә берсе генә куела. Әлеге эстафетада Маркитоновлар беренчелекне яулады. Ярышта Тирсәдән ике гаилә көч сынашты. Кул көрәше буенча чемпион Гөлчәчәк Хәкимова, ире Айнур, уллары Әлмир белән катнашып, икенче урын алдылар. Ә менә волейболчы булган гаилә башлыгы Илнар, җәмәгате Эльвира һәм 1 сыйныфта укучы уллары Ранил белән өченчелекне яуладылар. Бу гаиләләрнең барысына да медальләр, Мактау грамоталары һәм туплар тапшырылды.

Кырындыдан Закировлар, Исәнбайдан Йосыповлар, Күләгәштән Субаевлар, Шаршадыдан Сундуковлар гаиләләре белән Әгерҗедәге Боз сараенда тимераякта шуачаклар. Призлы урынга эләкмәгән гаиләләрне тагын да спортка тарту максатыннан Боз сараенда тимераякта шуу хокукын бирүче сертификатлар белән бүләкләделәр.

 

КУЛЛАРДА – РАКЕТКА

Авыл башлыкларын да ярышка җиктеләр бу көнне. Әле беренче тапкыр гына уздырылган бадминтонны уйнау тәртибен күпләр башта аңлап та бетермәгәннәрдер. Әмма уйный-уйный асылына төшенделәр тагын.

–       Бер ай дәвамында Тирсәдә атнага өчәр тапкыр тренировка уздырдык. Ут күршеләребез Сарсак-Омгадан Тамара Николаева командасы белән килде. Илназ Закиров Кырындыдан ук бадминтон уйнарга йөрде, – ди Тирсә авыл башлыгы Рафил Закиров.

Әнә шулай, ярышка алдан әзерләнгәнгәдер, мәйданчыкта үзләрен ышанычлы тоттылар бу җитәкчеләр. Күләгәш авыл җирлеге башлыгы Юрий Васильев та бадминтонга ныклы әзерлек белән килгән. Шулай булмаса, беренче урынны яулый алырлар идеме икән?! Икенчедә – Яңа Бәзәкә, өченчедә Сарсак-Омга командалары.

 

Кайсы авыл беренче?

Спартакиаданың соңгы ярышына кадәр кайсы авыл җирлегенең беренчелеккә чыгуы билгеле түгел иде. Ярышларның очколарын исәпләгәннән соң бары бер очко аерма белән Тирсә командасы өстен чыкты. Икенчедә – Исәнбай, өченчедә Сарсак-Омга авыл җирлекләре.

–           Бу спартакиадада бик күп авыл җирлекләренең активлыгы сизелде. Җиңүчеләр белән беррәттән, Кырынды, Иж-Бубый, Кадыбаш авыл җирлекләре дә бөтен төр ярышта  катнашырга тырыштылар. Ә менә кайберәүләрнең битарафлыгын, авыл башлыкларының ярышка команда туплап алып килә алмавын берничек аңлап та, аклап та булмый. Киләсе спартакиада 2018 елда узар дип планлаштырабыз. Анысында барыбызга да берләшеп катнашырга язсын, – ди спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Гайнетдинов.

 

ҖИҢҮЧЕЛӘР:

Беренче – Тирсә (Рафил Закиров), 377 очко.

Икенче – Исәнбай (Фәнил Сираев), 376.

Өченче – Сарсак-Омга (Тамара Николаева), 360.

Дүртенче – Кырынды (Илназ Закиров), 311.

Бишенче – Иж-Бубый (Раиф Ваһапов), 279.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International