Әгерҗе районы эшмәкәрләре “Лизинг-грант“та актив катнаша

2016 елның 9 декабре, җомга

ТР икътисад министрлыгы инициативасы белән менә инде икенче ел рәттән республика районнарында эшмәкәрләр өчен бушлай семинарлар уздырыла.

Бу атнада Казаннан бизнес-десант Әгерҗе районына төште. Бай тәҗрибәле эшмәкәр, берничә кафе тотучы Дмитрий Долгов бизнес өлкәсендә уңышлы эшләвенең серләре белән уртаклашты һәм кече эшмәкәрлекне үстерүгә ярдәм итүче дәүләт программаларына аерым тукталды. Мондый программаларның эшмәкәрләр арасында аеруча популярлык яулаганы – “Лизинг-грант“ программасы. Анда елның-елында безнең район эшмәкәрләре дә катнаша.

–       Без әлеге программа ярдәмендә “Беларус“ тракторы, КУН, роторлы чапкыч, печән әйләндергеч алган идек. “Лизинг-грант“та катнашмаган булсак, абзарыбыздагы кырыкка якын терлеккә ничек печән әзерләр идек икән?! Менә өч ел булды инде, тракторга да, агрегатларына да бер генә запас часть тә алган юк. Кем әйтмешли, барысы да “сәгать кебек эшли“. Субсидиясе дә вакытында кайтты. Шулай булгач, “Лизинг-грант“ программасының безгә файдасы юк дип әйтергә ничек тел әйләнсен инде?! – ди Яңа Акхуҗа фермеры Хәмит Нәфыйков.     

Салагыш фермеры Марат Мөхәммәдиев та әлеге программа ярдәмендә чәчкеч, сөт суыту җайланмасы алган. 

–       Эшмәкәрләр өчен уңайлы программа ул. Документларны рәсмиләштерүнең дә әллә ни авырлыгы юк, – ди фермер.

Семинарда катнашкан Әгерҗе эшмәкәре, “Хәлим“ крестьян-фермерлык хуҗалыгы башлыгы Рамазан Тасимов та әлеге программа ярдәме белән универсаль КамАЗ машинасы алуын бәян итте.

–       Агач эшкәртү белән дә шөгыльләнгәнлектән, үз эшчәнлегебезне бүген шушы көчле егәрле машинадан башка күз алдына да китермим, – ди ул.

–       Дәүләт эшмәкәрләргә башка төрле программалар да тәкъдим итә. Бары тик курыкмаска, кыю, үҗәт булырга кирәк. Ә үз эшен башларга теләүчеләргә, иң беренче чиратта, Эшмәкәрләргә ярдәм күрсәтү үзәгенә мөрәҗәгать итәргә киңәш бирәм. Әлеге үзәктә төрле юнәлештәге эшчәнлекне чагылдырган 60лап бизнес-проект бар. Аларны булачак эшмәкәрләргә бушлай бирәләр. Гомумән, мөмкинлекләр күп, тәвәккәл булып, аларны күрә белергә, өйрәнергә генә кирәк, – диде Дмитрий Долгов  һәм Әгерҗе эшмәкәрләренә уңышлар теләде.

Белешмә:

Әгерҗе районында өч сәнәгать мәйданчыгы бар. Алар Заводская урамында, Әгерҗе ит комбинаты һәм СМП территорияләрендә урнашкан. Әлеге мәйданчыкларны эшмәкәрләр үз эшләрен башлау өчен файдалана алалар. Тулырак мәгълүмат  алу өчен телефон: 21158.    

 

Дания АБЗАЛИЕВА.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International