Красный борда 1972 елда төзелеп, 2006 елда косметик ремонт ясалган, инде күптәннән капиталь төзекләндерү таләп ителгән “Алмалы“ лагеренда бүген тулы куәтенә төзекләндерү эшләре алып барыла. Аларны Тигран Агаджанян җитәкчелегендәге “СтройГигант“ төзүчеләре алып бара. Биредә тәрәзәләр алыштырылган, электр хуҗалыгы, санузел, җылылык системасы яңартыла. Төзүчеләр эшне март башларына тәмамларга планлаштыралар.
Ремонт барышы белән район башлыгы Валерий Макаров та танышып чыкты һәм төзүчеләргә уңышлар теләде.