Красный бор бакчасы музыка җитәкчесе балалар күңелен җыр белән дәвалый

2017 елның 6 феврале, дүшәмбе

Районда беренче тапкыр балалар бакчаларында эшләүче хезмәткәрләр арасында “Ел белгече“ бәйгесе узды. Биш белгеч сыналган әлеге бәйгедә Красный бор бакчасының музыка җитәкчесе Гөлнара САЙРАНОВА җиңү яулады.

Гөлнараны бу олы җиңүе белән котлагач:

–       Көндәшләрем бик көчле иде, алардан өстен чыгармын дип уйламадым да,  – диде ул тыйнак кына.

ПЕРМЬ КЫЗЫ

Тумышы белән Пермь якларыннан Гөлнара. Кечкенәдән җырларга оста кыз башта музыка мәктәбенә йөри, аннан көллияттә укый. Түбән Новгородтагы консерваториядә дирижер-хорчы белгечлеге ала.

–       Әтием төп Красный борныкы булгач мин каникул вакытында әбиләргә кунакка кайта идем. 1999 елда әти-әни белән авылга күченеп кайттык. Шунда балачак дустым Сергей белән очраша башладык һәм дуслыгыбыз мәхәббәткә әверелде. Гөрләтеп туй иттек. Бер-беребезне яратып, хөрмәт итеп 18 ел бик тату яшибез, дүрт малай үстерәбез, – ди Гөлнара.

Авылга күченеп кайтканнан бирле Гөлнара Сайранова балалар бакчасында музыка җитәкчесе булып эшли. Бакчага йөрүче утызга якын сабыйны җырларга, биергә өйрәтә, бәйрәмнәрне матур җырлары белән бизи.

Әлеге бәйге – Гөлнара өчен тәүгесе. Шуңа аңа бар күңелен биреп, тырышып әзерләнгән. Моны ул бәйге барышында да күрсәтә алды. Болай дию генә дә аз, ул жюри әгъзаларын осталыгы белән таң калдырды. Гөлнара Шәйхелдамановна күрсәткән ачык дәрескә дә, мастер-класска да югары бәя бирелде. Музыка белгеченең 13 февральдә Чаллыда узачак зона турында да район данын уңышлы яклаячагына ышанабыз һәм уңышлар телибез.

 

МАЛЛЫ БАЙ ТҮГЕЛ, УЛЛЫ БАЙ

Опера җырчыларына гына хас көчле, матур тавышлы Гөлнараның музыка дөньясында үсәргә мөмкинлеге зур булса да, ул гап-гади авыл тормышын сайлый. Һәм моңа үкенми дә. Биредә әни, ир хатыны, хуҗабикә, сәләтле һәм тырыш хезмәткәр буларак бәхетле ул. Сайрановларның дүрт малай тәрбияләп үстерүе генә дә күпләр өчен үрнәк.

–       Гаиләмне тәмле ашлар, камыр ризыклары пешереп сыйларга яратам. Хатын-кызның өйдә эше тавык чүпләп бетермәслек бит. Әмма минем улларым – уң кулым да, терәгем дә, – ди Гөлнара. 

Яз көне бакчаларындагы 22 алмагач шау чәчәккә күмелә. Аның уңышыннан кайнатмалар, компотлар әзерли хуҗабикә. Узган ел 15 каз бәбкәсе, үрдәкләр, муларды (пекин үрдәге белән индоүрдәкнең гибриды) алып үстергәннәр.

–       Күпләп кош-корт тоту күптәнге хыялым иде. Ниһаять, аны да тормышка ашырдым, – ди Гөлнара.

Сайрановлар ял иткәндә гаиләләре белән рәхәтләнеп җыр сузалар. Гөлнара классик романсларга гашыйк. Уллары да берсен-берсе уздырып җырларга яраталар. Ә гаилә башлыгы Сергей авылдагы мәдәни чараларны бик матур итеп алып бара.

–       Сәяхәт итәргә дә вакыт табабыз. Россиянең төрле шәһәрләрендә булганыбыз бар. Барган саен Казаныбызның матурлыгына сокланабыз. Сәяхәттән кайткач тагын да илһамланып, дәртләнеп эшли башлыйм. Нәни балалар күңелен җыр белән дәвалаучы, сәләтләрен үстерүче бит мин, – ди Гөлнара.

Лилия РӘСУЛОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International