Тирсәдә яшәүче әниле-кызлы Сибатовалар кулында кызыл балчык та “җанлана“

2017 елның 6 феврале, дүшәмбе

Тирсәдә яшәүче СИБАТОВларга кыш көне килсәң капка төбендә кар сыннары каршы ала, җәен ишегалларындагы җәнлекләргә, кошларга сокланасың. Ә өйләренә кергәч уңган хуҗабикә Лира ханым һәм аның оста куллы кызлары Лилия белән Алия бәйләгән, теккән, чиккән, ясаган әйберләрне күреп «телсез» каласың. Әнә шулай, матурлыкка гашыйк булып, үзләре могҗизалар тудырып яшиләр әниле-кызлы уңган Сибатовалар.

 

АРЧА КЫЗЫ – ТОБА КИЛЕНЕ

Арчаның Сеҗе авылында туып-үскән Лира балачагының иң матур мизгеле итеп күрше апалар кич утырырга кергәч алар янында бии-бии җырлаганын искә ала. Шул вакытта ук авылдашлары аны җырчы итеп күрәләр. Язмыштыр инде, җырчы булырга язмый Лирага. Әмма Казанда тегүчелеккә укыганда җыр ансамбленә йөри һәм аңа илебезнең төрле почмакларында яшәүче милләттәшләребезне матур чыгышлары белән сөендерергә туры килә.

Кияүгә чыккан апасы янына Тирсәгә кунакка килгән Лираны ул вакытта ук Тобаның алдынгы тракторчысы Флүр күреп ала һәм яшьләр берничә тапкыр очрашканнан соң гөрләтеп туй итәләр.

Гаиләдә бер-бер артлы туган ике малай Илнар белән Ленар, алардан соң дөньяга килгән Лилия белән Алия дә әтиләренә охшап тырыш, әниләре кебек сәләтле булып үсәләр.

КЫЗЛАР-ЙОЛДЫЗЛАР

Өч яшьлек Лилиянең әнисе хромкада уйнаганда үзе җыр чыгарып җырлаганын әле дә хәтерлиләр.

– Нәкъ әнинең балачагы кебек булган инде безнеке дә, – ди Лилия. – Кунаклар килсә, алар алдында концерт куя идек.

Кызлар хәзер дә җырларга яраталар. Җәен бакчада чәчәкләргә су сипкәндә дә җыр сузалар алар. Мәдәният йортында узган чараларда авылдашларына дәртле чыгышларын бүләк итәләр. Лилия үзе белем ала торган Арча педагогика көллиятендәге «Ләйсән» җыр ансамбле белән узган ел Владимир шәһәренә кадәр барган. Сәләтле кыз бу уку йортында да тырышып укуы, җырларга оста булуы, тегү-чигүгә хирыслыгы белән шаккатыруын дәвам итә. Бик яхшы укыганы өчен Укытучылар бәйрәме алдыннан Лилияне Бөтендөнья татар конгрессы премия белән дә бүләкләгән.

Кызларның рәсем ясауга сәләтен күргән әниләре башлангыч сыйныфта укыганда ук аларны мәктәптә Марина Гаврилова җитәкчелегендәге рәсем түгәрәгенә йөртә башлый.

– Республика бәйгеләрендә дә җиңү яулаганыбыз булды, – ди Лилия.

Алиянең рәсемнәре арасында портретларның күплегенә дә игътибар итәсең.

– Бер күрүдә кешенең йөз чалымнарын истә калдырып биткә төшерә алам. Коллекциямдә артистлар, кино геройлары, хәтта экстрасенсларга кадәр бар. Пумала белән генә түгел, гади каләм белән дә матур чыга рәсемнәрем. Бик яратам бу шөгылемне, – ди Алия.

 

АЮ, ТӨЛКЕ, КУЯННАР КУНАККА КИЛГӘН

Әниле-кызлы Сибатовалар кызыл балчыктан да могҗиза тудыралар. Менә бу бүкәнгә утырткан аю, куян, төлке җәй буе бакчаларындагы аллы-гөлле чәчәкләр арасында үзгә бер матурлык өстәп торган. Кышка аларны өйгә алып кереп гөлләр арасына куйганнар.

– Бер елны юл төзекләндергәндә капка төбенә кызыл балчык алып килеп бушаттылар. Шунда балчыктан әйберләр ясау теләге туды. Түземлек соралса да, тырышкач әллә ниләр ясап була икән, – ди Лира ханым.

Кызыл балчыктан әйберне ясагач, башта өй температурасында бер атна киптерергә, аннан духовкада аз гына кыздырып алырга кирәк икән. Бик вак өлешләрен ясаганда аеруча саклык, игътибар сорала, диләр кызлар. Фигуралар әзер булгач яңадан бер кат шомартып гуашь белән буйыйсың һәм лаклыйсың. Әнә, оста кулларның балчыктан ясаган җәнлекләре, йорт кошлары нинди матур! Авыл халкы хәтта бүләккә бирер өчен сатып алырга сорап та килә икән.

–       Күбесен бүләк тә итәбез, үзебезгә истәлеккә дә калдырабыз. Менә бу аю, тавыкларны күпләп саттык та, – ди Лира ханым.

Тегү-чигү, сәйләннән төрле әйберләр ясауга да куллары килешеп тора Сибатоваларның. Әнә, Лилия Әтәч елына бик матур әтәч бәйләп алып кайткан.

–       Көллияттән кайтып өй эшләрен тәмамлау белән кулга энә-җеп алам. Бәйләмичә бер генә көн дә калганым юк. Авылга кайткач әни белән сеңлемне өйрәтәм. Мин кайтуга алар яңа әйбер бәйләсәләр, үрнәген алып китеп өйрәнәм, – ди Лилия.

Алия белән Лира ханым сәйләннән бик матур эшләнмәләр дә ясыйлар. Анысына санаторийда ял иткәндә өйрәнгән булганнар. Сәйләннән ясалган “бәхет“ агачлары өйләренә бер матурлык өсти аларның.

–       Бу вак эшләр белән утырырга ничек вакыт табасыз, иренмисез дип сорыйлар бездән. Кызларым белән бергәләп әнә шулай яраткан эшебез белән шөгыльләнеп кич утыруы – үзе бер бәхет. Эшләп кенә калмыйбыз, рәхәтләнеп гөрләшәбез дә, җыр да сузабыз без, – ди Лира ханым.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International