2017-18 уку елына шәһәрдә – 284, авылларда 125 бала 1 сыйныфка кабул ителер дип фаразлана. 1 февральдән шәһәр мәктәпләрендә балалары тәүге тапкыр мәктәпкә баручы ата-аналардан гаризалар кабул итү башланды.
Быел шәһәрдәге дүрт мәктәптә дә өчәр беренче сыйныф ачыла. Аерма шунда: 1нче гимназиядә татар сыйныфын ачу да планлаштырыла. Димәк, бу белем йортында ике сыйныф – гадәти, берсе татар сыйныфы булачак.
Моннан дистә еллар элек әти-әниләргә мәктәпне сайлап алу мөмкинлеге булса, хәзер балаларны бары яшәү урыны буенча гына кабул итәләр. Бу балага янәшәдә урнашкан мәктәптә белем алу мөмкинлеге булдыру өчен шулай эшләнә.
– Әмма быел 1нче гимназия, 3нче мәктәп урнашкан микрорайоннарда балалар саны күп булу сәбәпле, без 2нче һәм 4нче мәктәпләрне дә сайларга мөмкинлек бирәбез. Бу мәктәпләр “үз балаларын“ кабул иткәннән соң 1 июльдән “читләрдән“ гаризалар кабул итә башлый. Әти-әниләр хафага төшмәсеннәр, бер генә бала да мәктәпсез калмаячак, – ди район мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина.
Директорлар шуны искәртә: мәктәпләрдә прописка буенча 30 июньгә кадәр гаризалар кабул ителә дип, әти-әниләр, вакыт барлыкны сылтау итеп, гариза тапшыруны кичектермәсеннәр иде, диләр.
Кабул итү гаризасын интернет аша тапшыручыларга да әйтер сүзләре бар: бер атна эчендә документларның төп нөсхәсен мәктәпкә китермәгән очракта балагыз чираттан төшеп кала.
Гариза тапшырырга килгәндә түбәндәге документларыгызны алыгыз: баланың туу турында таныклыгы, прописка турында белешмә, әти йә әнинең паспорты.
Хөрмәтле әти-әниләр! Әгәр улыгыз йә кызыгыз татарча матур итеп сөйләшә икән, сез аны 1нче гимназиядә ачылачак татар сыйныфына бирә аласыз. Татар сыйныфына гаризалар кабул итү дәвам итә.
Белешмә:
Шәһәр мәктәпләренә 1 сыйныфка баручыларның әти-әниләреннән гаризалар кабул итү ике этапта башкарыла. Беренчесе – яшәү урыны буенча – 1 февральдән 30 июньгә кадәр, икенчесе – “үз балаларын“ кабул иткәннән соң урын калган очракта башка мирорайонда яшәүчеләр өчен 1 июльдән 5 сентябрьгә кадәр.