"Әти-әниләр тарафыннан БДИ тапшыру көне" Бөтенроссия акциясе кысаларында Әгерҗенең 2нче мәктәбендә унөч ата-ана рус теле буенча Бердәм дәүләт имтиханы тапшырып карады. Аларга биремнәрне үтәү өчен 40 минут вакыт бирелде.
– Əлеге чараның төп максаты – әти-әниләрне Бердәм дәүләт имтиханы тапшыру процедурасы белән таныштыру. Чөнки имтихан тапшырганда, гадәттә, әти-әниләр балаларына караганда да ныграк борчыла , – диде әти-әниләрне ишек төбендә үк каршы алган район мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Аидә Йосыпова.
Металл детектор аша узу, имтиханга кара гельле ручкадан кала берни дә алып кермәү, БДИ бланкларын тутыру – болар әти-әниләрдә бераз дулкынлану тудырды, әлбәттә. Тик контроль-исәп материалы биремнәре таратылуга алар, бар тырышлыкларын эшкә җигеп, мәктәп елларында алган белемнәрен искә төшереп, биремнәрне үтәргә керештеләр.
– 40 минут вакыт бу кадәр биремне эшләп бетерер өчен бик аз булды, – диделәр алар имтиханнан чыккач.
Кайберләре биремнәрнең катлаулы бирелешенә басым ясадылар. Ничек кенә булмасын, күбесе 15 биремне дә башкарып чыккан.
– Мин соңгы бирем булган иншаны да яздым. Бәлки, ул БДИның барлык таләпләренә туры килеп тә бетмидер. Мәктәптә укыганда да инша язарга бик яратканлыктан, әлеге биремне аеруча зур теләк белән башкардым, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев.
Сүз уңаеннан: аларның кызлары Арина 2нче мәктәпнең 11 сыйныфында белем ала. Димәк, озакламый Аринаны да шушы сынау көтә.
– Тиздән бу урынга минем кызым Александра утырачак һәм БДИ тапшырачак. Мин бүген аның роленә кереп карадым. Дөресен әйтәм, биремнәр авыр булса да, имтихан тапшырып карау миңа бик ошады, – диде Әгерҗедән Гөлнара ханым Зудова.
– Олы улыбыз Юрий – унберенче, икенче улыбыз Илья тугызынчы сыйныфта укый. Алар интернет аша БДИ һәм ТДИ биремнәрен еш башкаралар. Улларыма ияреп мин дә эшләп караган идем. Нәтиҗәсе алай начар булмады. Бүгенгесе ничек булыр инде, – диде Татьяна Загуменова бераз борчылып.
Әти-әниләр өчен әлеге биремнәр авыр булып тоелса да, укучылар өчен алар – уку елы дәвамында үзләштерелгән материал. Моның өстенә, егет-кызлар сынау имтиханнары да биреп карыйлар. Шуңа биремнәрне башкару укучылар өчен авыр булмас дип ышаныйк.
Әти-әниләр фикеренчә, мондый акцияләрне алга таба да дәвам итәргә кирәк. Бу ата-аналарга БДИ барышын тагын да яхшырак күзалларга ярдәм итәр иде.
Дания АБЗАЛИЕВА.