Кадыбаш авылында яшәүчеләр ” Росссия –чаңгы юллары” акциясенә кушылдылар. Бу чарада өлкәннәр дә , балалар да бик теләп катнашты. Иң өлкән катнашучы Батыршина Мөкатдисә апага 74 яшь, ә иң кечкенә катнашучыга 7 яшь.Мөкатдисә апа бөтен кешегә үрнәк булып хатын- кызлар арасында иң беренче булып килде .Балалар арасында Заляев Ринат , Җәләлев Җәлил ,Закиров Рушан , Рамазанов Айназ , Каюмов Марат , Муллахметов Эльвир призлы урыннары алдылар .Авылдашларыбыз Закировлар , Каюмовлар бу көнне гаиләләре белән чангыга бастылар.Сәламәтлек – иң зур байлык дибез .Ә саләмәтлекне даими рәвештә физкультура белән шөгыльләнеп ныгытып була . Катнашучыларыбыз киләчәктә дә чаңгы юлларыннан аерылмабыз , киләсе елга башка авылдашларны да үзебез белән ияртербез дип таралыштылар .