Фәрит Мөхәммәтшин – Әгерҗедә

2017 елның 22 феврале, чәршәмбе

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит МӨХӘММӘТШИН эшлекле визит белән Әгерҗегә килде.  

Фәрит Мөхәммәтшин районга эшлекле визитын иң беренче узган елның августында кулланылышка тапшырылган Заводская урамындагы Л.Айтуганов исемендәге Мәдәният йорты эшчәнлеге белән танышудан башлады.

300 урынга исәпләнгән мәдәният учагында тормыш кайный бүген. Биредә балалар өчен генә дә җиде түгәрәк эшли.

–       Шушы микрорайонда яшәүче 150 бала бию, җыр, гамәли-сәнгать, шахмат-шашка түгәрәкләрендә шөгыльләнә. Без кече яшьтәге балаларның да, мәктәп укучыларының да сәләтләрен үстерү өчен тырышабыз, – дип клубның эшчәнлеге белән таныштырды мөдир Дилә Шәйхетдинова.

Өлкәннәр дә “Мәдәният йорты сафка баскач икенче сулышыбыз ачылды“, диләр. Биредә алар атнага ике тапкыр кул эшләре һәм иҗат түгәрәкләрендә шөгыльләнәләр.

–       Моңа кадәр җыелып сөйләшер урын да юк иде. Ә хәзер, әнә, атнаның һәр көнендә диярлек очрашабыз, – ди иҗат түгәрәге җитәкчесе Роза Насыйкова.

Ә районыбызның данлыклы “Мирас“ ветераннар ансамбле Фәрит Мөхәммәтшин һәм район башлыгы Валерий Макаровны гармун моңнарына кушылып җырлап каршы алдылар.

–       Заводская урамында яшәүчеләр гомер-гомергә үзләрен үги итеп сизделәр. Республика программасы буенча заманча Мәдәният йорты төзелгәч, тормыш җанланды биредә. Үзебез дә әлеге клубка бик рәхәтләнеп киләбез, бергәләп күңел ачабыз, концертларга әзерләнәбез. Үз казаныбызда гына кайнамыйбыз, республика чараларында да актив катнашабыз, – диде ансамбль җитәкчесе Рәмзилә Шакирова.

Фәрит Хәйруллович өлкән яшьтә дә актив тормыш алып баручы ветераннарыбызга, аларның күз явын алырлык сәхнә костюмнарына соклануын белдерде.

–       Сездә әле дәрт ташып тора. Әнә шулай, яшьләр көнләшерлек итеп янып-көеп эшләгез, – диде ул.

Соңыннан кунаклар район Мәдәният сарае каршында Эльвира Вәлиева җитәкчелегендәге “Безнең куллар аруны белми“ түгәрәгендә шөгыльләнүче осталарның кул эшләнмәләре күргәзмәсен карадылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International