Әгерҗе станциясендә ярдәмгә мохтаҗларга булышачаклар

2017 елның 22 феврале, чәршәмбе

Физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә шәһәр яны тимер юлында уңайлыклар тудыру максатыннан “Содружество“ пассажир компаниясе яңа төр хезмәт күрсәтергә планлаштыра.

Әлеге хезмәт физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне вагонга кадәр озата барудан һәм аларны поездга утыртып җибәрүдән гыйбарәт.

Бу төр ярдәм Казан–1  Восстание–Пассажир, Ижау, Куеда, Чернушка станцияләре белән беррәттән Әгерҗе станциясендә дә күрсәтеләчәк. Моның өчен ярдәмгә мохтаҗ кешеләр ун көн алдан cou2013@mail.ru электрон адресына заявка юлларга тиеш. Шулай ук (843)2941200, 89376250433 телефоннары аша да заявка калдырырга була. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International