Әгерҗе мәктәбе укучыларын яңа дәрес көтә

2017 елның 22 феврале, чәршәмбе

1 мартта Татарстанның барлык мәктәпләрендә һәм гимназияләрендә, шул исҗптән Әгерҗе районы белем бирү йортларында,  «Табигать дәресе» узачак. Ул Татарстанда Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елына багышлана. Бу хакта Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дәрестә укучыларга викторина һәм уен формасында табигатькә сак карашның мөһимлеге турында җиткерәчәкләр. Чараның төп максаты – укучы балаларга табигатькә зыян салмау гына түгел, аны саклау мөһимлеген дә аңлату.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International