Мәскәүдә 14-21 яшьлекләр арасында Россия беренчелегенә узган кул көрәше ярышында безнең районның каты куллы кызларына да бәхет елмайды.
Тирсәдән Альмира Хәбибуллина сул кулы белән – беренче, уң кулы белән икенче урын яулады һәм Россия җыелма командасы составында Европа һәм Дөнья беренчелеге ярышларында катнашу хокукы алды. Альмираны бәйгегә балаларга белем бирү-савыктыру үзәге тренеры Сирень Галиуллин әзерләде.
Бу ярышта катнашкан Руслан Закировның шәкерте – Әгерҗе кызы Диана Гобәева – бишенче урында.