Ил гизә Исәнбай егете

2017 елның 27 феврале, дүшәмбе

Ерак юлдан бер айдан артык йөреп кайткан “дальнобойщик“ авылдашым Илшат ТУКМАНОВны урамда очратуга күңелемә шушы авыр да, катлаулы да юл үтүче батыр, кыю ир-егетләр турында язма әзерләү уе килде.

 

ИЛ ГИЗҮЕНӘ – УН ЕЛ

“Фоатыч“ (авылда аны шулай дип йөртәләр, чөнки Исәнбайда Илшат Тукмановлар икәү)  мин Мәдәният йортында эшләгән елларда күз алдымда үсте дисәм дә ялгыш булмас. Оештыру сәләте көчле, яшьләр арасында лидер булып йөргән авыл егете армия хезмәтеннән кайткач гаилә корды. Җәмәгате Гөлназ белән алма кебек ике кыз үстерәләр алар. Әти-әни хакын хаклап яшәделәр, туганнар белән ярдәмләшеп гомер итүләре дә сокланырлык бу парның. Илшат белән әңгәмәне дә гадәти сораудан башладым:

–       Ничек хәлләрең? Эшләр барамы?

– Әйбәт! – диде авылдашым матур елмаеп.– Менә кайттым әле тагын бер-ике атнага.

– Кыендыр инде читтә йөрүләре. Өйдә кечкенәгез Диләрәнең үскәнен дә күрми каласың, – дим.

–       Юк, өйрәндем инде. Ун ел бит инде ил гизүемә, – ди ул.

Ун ел... Бу вакыт эчендә күпме юл үтелгәндер дә, күпме маҗаралы хәлләр булгандыр. Илшат турында хәзер “ул гади шофёр гына түгел, ә юллар короле“ дип горурланып әйтергә була. Әйе, ерак юлларны буйсындыручы бу авыр йөк машиналарын иярләүчеләрне нәкъ менә шулай дип атыйлар икән. Гаҗәпләнерлек тә түгел, олы юлларда искиткеч күп очраучы бу зур машиналар, чынлап та, юл хуҗалары сыман бит.

 

РУЛЬ АРТЫНДА ТУГАН МАЛАЙ МИН

Бүгенге көндә инде биш авылдашымның яшәү мәгънәсенә әверелгән бу һөнәр турында, ерак юллар хакында күбрәк беләсе килү теләге белән мин кич белән Илшат яшәгән йортка юл тоттым. Май чүлмәге тышыннан билгеле, диләр. Искиткеч зәвык белән эшләнгән челтәр капка, бар уңайлыклар тудырылган якты, чиста, җылы өй. Әлбәттә инде, бәхетле, бәрәкәтле, мул тормышлы икәнне белгертә торган әле генә пешкән кайнар бәлеш, томачлы аш исе... Күземә чалынган тагын бер матурлыкны язмый кала алмыйм. Чәчләрен матур итеп ике якка бантлап куйган нәни генә кыз әтисенең муенына сарылган, колак артын кытыклый һәм алар икәүләп рәхәтләнеп көләләр... “Сагынганмыни?” – дим Илшатка. “Ий, Әлфирә апа, алар да сагынадыр, үзем дә бик сагынып кайтам. Ничек яратмыйсың инде менә бу кечкенә йомгакны?!”– диде ул төпчекләре Диләрәне үбеп. Олы кызлары Алинә инде 10 сыйныфта укый. Әтисе өйдә юкта әнисенең уң кулы ул. 

Илшат белән әңгәмә үзеннән-үзе балачакка барып тоташты:

– Әти шофёр иде бит. Үземне белә-белгәннән бирле гел техника арасында кайнаштым. Әти белән машинаны сүтә, яңадан җыя идек. Минем алда кем булырга дигән сорауның туганы да  булмады. Әйтерсең лә, руль артында туганмын, – ди Илшат.

Авыл тормышының бөтен тәмен тоеп үссә дә, иптәшләре авылдан киткәндә күңеле читкә ымсынып куя аның. Тик тормышның язылмаган законнары да бар бит әле. Авыл кызына өйләнеп, туган авылында, әнисе янында төпләнеп кала төпчек ул. Хатыны Гөлназ, читтән торып укып, югары белемле инглиз теле укытучысы дипломы ала. “Бирәм дигән колына чыгарып куяр юлына”, диләр бит. Илшатка да Чаллыда “МегаТранс“ оешмасына шофёр булып эшкә урнашу мөмкинлеге килеп чыга. Башта МАЗ, КамАЗ машиналарында йөрсә, хәзер бар уңайлыклары булган чит ил машинасында җилдерә ул.

ЕРАК ЮЛ – РОМАНТИКА УЛ

– Ерак юлга йөрү, “фура“да эшләү авырмы? –дим кызыксынып.

–       Ерак юл – минем тормышым. Ерак юл ул – бәйрәмнәр, туган көннәр юлда үтә дигән сүз. Ерак юл ул – биек таулар, чакрымнарга сузылган урманнар, озын күперләр, карлы, яңгырлы юллар. Ерак юл – ул фаралар яктысы, тирә-якта озатып калучы шәһәр-авыллар. Ерак юл ул – гаиләңне сагынып, туган авылыңны җирсәп кайту, – ди авылдашым.

Әйе, газиз улым Ленар да шул ук эштә минем. Бик ярата мавыктыргыч ерак сәфәрләрне. Аның да: “Ерак юлда йөрүнең кызыклы ягы шул, чит төбәкләрне күрәсең, туган җирең  белән чагыштырасың“, – дигәне бар.

Юлда бит яңа дуслар да табыла, танышулар да була, ярдәмгә дә киләсең, кызык хәлләргә дә юлыгасың...

–        Шулай бервакыт кафега тамак ялгарга туктадым, – дип сөйли Илшат. – Күрәм: җиңел машинадан ак яулыклы әби белән түбәтәйле бабай төштеләр. Читтә милләттәшләрне күргәч эндәшми калып буламыни? “Курыкмыйча юлга чыккансыз, кай яклардан буласыз“, дим. “Син кайдан соң, улым”, –  ди бабай миңа. “Татарстаннан, – мин әйтәм, – Әгерҗе районыннан”. “Ий, – ди, бабай, – Исәнбайны беләсеңме?” “Соң, бабай, мин шул авылдан бит инде!” Бабай җанланып китте: “Ә анда Фоатны беләсеңме соң?” “Кайсы Фоатны?” – дим.“Тукманов Фоат белән ПМКда бергә эшләгән идек. Сәлам әйт әле аңа”. Шулчак мин аптырашта калып: “Ий, бабай, мин – шул Фоатның улы. Тик әтинең генә вафатына күп еллар инде“, – дидем. Менә шундый хәлләр дә була икән ил гизгәндә дип тел шартлатып куйдым мин дә. 

...ТИК СОҢГЫСЫ ГЫНА БУЛМАСЫН

Авылдашларыбыз Фаил Сираев (кызганыч, бик иртә арабыздан китте), Фәнис Сираев, Зөлфәт Садриев, Инсаф Ижболдин да озак еллар инде авыр машиналарда ерак юлларга йөриләр. Сәламәтлекне аямый торган, гомерне куркыныч астына куючы һөнәр бу. Авырдыр... Тик, егетләр беравыздан:  “Нәкъ җырдагыча, юллар, юллар, авыр булса булсын, тик соңгысы гына булмасын. Безнең өчен юл ул – яшәү рәвеше”, диләр. Барысына да яшел утлы, имин юллар насыйп итсен Ходай. Һәрберсе исән-сау булсын. Мин авылдашларыма тагын бер сорауны бирми кала алмадым: “Безнең яклар белән башка төбәкләр арасында аерма бармы?” “Татарстан кебек урманы да, суы да булган, төзек, чиста төбәкләр юк дәрәҗәсендә!“ – диләр алар горурланып. Үз төбәкләрен өзелеп яратучы, һөнәрләренә тугрылык саклаган юл “патшаларына” сәламәтлек, уяулык, кыюлык юлдаш булсын. Үзләре әйтмешли, өйләренә кайтыр юллары өзелмәсен.

Әлфирә НИЗАМОВА.

Исәнбай авылы.    

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International