Узган атнада Әгерҗегә визиты барышында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Күләгәштә бүгенге көндә дә утын ягып җылытыла торган мәктәп урынына яңасы төзеләчәге турындагы шатлыклы хәбәрне җиткерде.
– Әгерҗе районы Татарстанда гамәлдә булган барлык социаль программалардан да актив файдалана. Аларның һәркайсы халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга юнәлдерелгән. Бу шулай булырга тиеш тә. Чөнки безнең төп бурыч – халыкка уңайлы шартлар тудыру, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
– Бу уңайдан сезнең районда әле һаман утын ягып җылытыла торган мәктәпнең булуы бернинди кысаларга да сыймый. Күләгәш авылында мәктәп төзүне 2018 ел программасына кертү буенча без кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез, – дип хәбәр итте Парламент башлыгы.