Юстиция майоры Айгөл АРСЛАНОВА: “Мескенләнергә яратмыйм“, ди

2017 елның 5 марты, якшәмбе

“Әни, минем дә синең кебек полиция хезмәткәре буласым килә“, дип эштән кайтып кергән әнисенең муенына сарыла җиде яшьлек төпчек улы Ислам. Аңламый шул әле ул бу хезмәтнең нинди куркыныч та, җаваплы да булуын. Ә бишенчедә укучы олысы Адель бик тынгысыз эш башкаруын тоеп, “әни, мин артист кына булырмын, ахры“, дип әйтеп куя.

Гаиләдә әти дә, әни дә булырга туры килгән Айгөл АРСЛАНОВАга бу һөнәр бик килешеп тора. Ике малайны үстерү өчен эштәге кырыслык та ярдәм итеп куя кайчак.

–       Алар минем өйгә нинди кәеф белән кайтканны ишектән керүгә үк сизәләр, – ди Айгөл. – Кәеф начар икән, бер караш ташлау да җитә, шым булалар. Әгәр елмаеп кайтып керсәм, икесе дә куеныма килеп сыеналар. Бу минутта эштәге күңелсезлекләр дә, тормыш мәшәкатьләре дә юып алгандай юкка чыга, – ди Айгөл.

2000 елда Ижауда Октябрьский районы эчке эшләр бүлегендә дознаватель булып хезмәт юлын башлаган Айгөл өч елдан Әгерҗегә эшкә кайтуына һич кенә дә үкенми. Биредә дә ул берничә ел шушы ук вазифаны дәвам итә, аннан балигъ булмаганнар белән эшләү бүлегендә инспектор була, җинаятьчеләрне эзләү бүлегендә дә чыныгу алырга туры килә. 2014 елдан аны тикшерү бүлекчәсенә билгелиләр. Юстиция майоры Айгөл Наил кызы – хәзер өлкән тикшерүче.

Фатир басу, урлашу, мошенниклык һәм башка авыр җинаятьләрне ачарга туры килә тикшерүчегә.

–       Мошенниклыкның тамырын корытып булмас, ахры, – дип сөйли майор. – Халык арасында күпме генә аңлату эшләре алып барсак та, өлкән буын әле дә телефоннан “якының бәлагә тарыган, тиз арада шушы номерга фәлән сумма акча сал“ дигәнгә ышана бит. Ялган икәне ачыклангач терсәкләрен тешлиләр, әмма эш узган була.

Соңгы вакытта фатирдан милек урлау очраклары ешаюына да борчыла Айгөл. Ир белән хатын арасындагы низагларны да көйләргә туры килә кайчак полиция хезмәткәренә. Ә менә яшүсмерләрнең җинаять юлына басуына күңеле әрни аның.

–       Мәктәп бусагасыннан урлашу юлына баскан яшүсмердән алга таба ни көтәсең?! Ике малай әнисе буларак, мине бу бик борчый. Җинаять кылучылар, аларның әти-әниләре белән сөйләшүләр уздырабыз, аңлату эшләре алып барабыз. Шунысы сөендерә, беренче җинаять кайбер яшүсмергә гомерлек сабак була һәм ул кырын юлга башка басмый, – ди Айгөл.

2016 елда Илдус Галимәрданов җитәкчелегендәге тикшерү бүлекчәсе тиңдәш бүлекләр арасыннан үз категориясендә икенче урын яулаган икән, монда Айгөл Наил кызының да өлеше зур. Узган елгы эш нәтиҗәләренә килгәндә, юстиция майоры тарафыннан 23 җинаять эше судка җибәрелгән.

–       Тәҗрибәле өлкән тикшерүче Илнур Шакиртов, тикшерүче Анастасия Глухова белән бербөтен булып эшлибез. Хезмәткәрләр турында кайгыртучы, безне бер йодрыкка туплап эшләтүче җитәкчебез Ренат Ибраһимовка да рәхмәт, – ди Айгөл.

Ә өйдә погонлы әнине ике улы көтә. Яшь булса да, тормыш авырлыкларын сыңар канат белән җиңәргә өйрәнгән Айгөл түбәндәге сүзләрне эчтән генә ничә кат кабатлый икән: “Кеше алдында күз яшеңне күрсәтмә, мескенләнмә. Йөзеңдә һәрвакыт елмаю булсын. Мин булдырам, мин көчле дип яшә“.

Тормыш девизына әйләнгән бу сүзләрне улларына да еш әйтә ул. Ә малайлар кечкенәдән үк бик җитди булып үсәләр, әниләре йөзенә кызыллык китермиләр. Монда, әлбәттә, Кичкетаңда яшәүче әби-бабалары Наил–Рәмзиянең дә өлеше бик зур.

– Әби-бабай, авыл тәрбиясе белән үсәләр малайлар. Адель гел бишле билгеләренә генә укый, гармунда уйнау буенча республика бәйгеләрендә җиңүләр яулап сөендерә. Әле беренче сыйныфта гына укучы Ислам да абыйсы үрнәгендә тырыш, акыллы булып үсәр дип өметләнәм, – ди уллары белән горурланучы Айгөл.

Әнә шулай, хезмәте авыр булса да, аннан тәм табып, киләчәктә үзенә олы терәк булачак уллары белән сөенеп яши бүген Айгөл. Ә хатын-кыз өчен моннан да олы бәхет бар микән...

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International