1нче гимназиянең биюче кызлары сәхнә тотты

2017 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

1нче гимназиянең биюче кызлары Дания Тимкина һәм Эльвина Ибраһимова Чаллыда “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы“ учреждениесе оешуга 15 ел тулуга багышланган бәйгедә катнаштылар.

Җиде районнан килгән талантлы балалар, аларның әти-әниләре жюри алдында имтихан тотты бу көнне. Алар җыр-бию, сөйләү, театральләштерелгән тамаша күрсәтү һәм башка номинацияләр буенча осталыкларын күрсәттеләр. Дания белән Эльвинаның чыгышына да жюри югары бәя бирде. Алар әлеге бәйгедә икенче урын алдылар һәм Дипломнар белән бүләкләнделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International