7 март көнне Шаршады башлангыч мәктәп-балалар бакчасында “8-март халыкара хатын-кызлар көне”нә багышланган бәйрәм кичәсе

2017 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

7 март көнне  Шаршады  башлангыч  мәктәп-балалар  бакчасында  “8-март  халыкара   хатын-кызлар  көне”нә  багышланган  бәйрәм  кичәсе  булып  узды. Бәйрәмгә  кунакка  әниләр дә, әбиләр дә килгәннәр  иде. Балалар  әниләре  белән  бергә  бик  күп төрле  кызыклы  ярышларда  катнаштылар. Балалар  бакчасына  йөрүче  балалар  бик  матур  биюләр, җырлар  әзерләгәннәр  иде. Мәктәп  укучыларының  әниләре  белән  берлектә  әзерләгән  музыкаль  номерлары  бигрәктә  күңелләргә  үтеп  керешле  булды. Китапханә  тарафыннан  “Әнием- безнең кебек  яшь чакта”  дип исемләнгән  фотоконкурс   әниләребезне  яшьлекләренә  алып кайтты. Балалар  үз  куллары  белән  җан  җылыларын  биреп  ясаган  открыткаларын  әниләренә  бүләк иттеләр. Бәйрәм  кичәсе  чәй табыны  артында  дәвам итте. Килгән  кунаклар да, балалар да  бәйрәмнән канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International