Республиканың иң хөрмәтле гүзәл затлары белән бергә миңа да Казанда – 8 Март бәйрәменә багышланган тантанада катнашу бәхете елмайды. Мондый бәйрәм-тамашаны минем әле үз гомеремдә күргәнем юк иде.
Бердәм исәпләү үзәге директоры Алия Хәбирова һәм Көчек мәктәбе укучысы – урып-җыю чорында әтисе Олег белән комбайнда эшләгән уку алдынгысы Анастасия Михайлова белән өчәү бардык без анда. С.Сәйдәшев исемендәге Зур Концертлар залына килеп керү белән үзебезне әкият дөньясына эләккәндәй хис иттек. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевның бәйрәм белән котлавы, аның гүзәл затларның хезмәте, сабырлыгы, матурлыгы һәм мәрхәмәтлелеге алдында баш июе, рәхмәт сүзләреннән күңел тулды. Танылган эстрада җырчылары, яшь талантларның чыгышларын хозурланып карадык. Безгә күрсәтелгән хөрмәттән тормыш мәшәкатьләрен оныттык, хатын-кыз булуыбыз белән горурландык, рәхәтләнеп ял иттек бу көнне.
Искиткеч матур бәйрәм ясаганнары өчен район җитәкчеләренә зур рәхмәтебезне җиткерәм. Эшләрегез уң булсын, сәламәт яшәгез.
Клара БЕЗБОРОДОВА,
“Кировское“ ТОСы рәисе.