Кибеттә бозылган яшелчә яки җиләк-җимеш сатсалар, нишләргә

2017 елның 28 марты, сишәмбе

“Кибетләрдә бозылган җиләк-җимеш сатылырга тиешме?“ Чаллыда яшәүче бер ханым шушы сорау белән Дәүләт алкоголь инпекциясенең Чаллыдагы территориаль органы “кайнар линия“ телефонына шалтыратты.

–       Еш кына супермаркетларда, кибетләрдә бозылган яшелчә һәм җиләк-җимешләрне сатуга куялар. Күрә торып беркем дә шундый продукция алмый бит инде. Нигә аларны сатуга чыгаралар икән? Гомумән, кибетләрдә чери башлаган җиләк-җимеш сату рөхсәт ителәме? – дип әрнүен җиткерде ул.

Әлеге сорауга инспекциянең эчке базар координациясе һәм үсеш органы начальнигы Роза ПРИЛУКОВА җавап бирде:

–       Гадәттә, кибет вәкилләре “яшелчә һәм җиләк-җимешләр базадан шулай китерелгәнгә без аларны сатарга мәҗбүр булабыз“, дип җавап бирәләр. Сатып алучының сыйфатлы продукция алырга хокукын тәэмин итүче “Кулланучылар хокукларын яклау турындагы“ РФ Законы бар. Шулай ук аерым төр әйбер сату кагыйдәләренә нигезләнгән “Азык-төлек продуктлары куркынычсызлыгы һәм сыйфаты турындагы“ Закон да гамәлдә.

Азык-төлекне сәүдә залына куйганчы, сатучы тышкы билгеләре буенча әйбернең сыйфатын тикшерергә, яраксызларын алып куярга тиеш. Норматив-хокук актлары нигезендә сәүдә предприятиеләрендә кеше сәламәтлегенә куркыныч тудыручы  бозылган яшелчә һәм җиләк-җимешләрне сату катгый тыела.

Әгәр сатып алучы товарның сыйфатыннан канәгать булмый икән, аны алыштырып бирүләрен йә бәясен төшерүне, яки түләнгән акчаны тулы күләмдә кайтаруларын таләп итәргә хаклы. Бу очракта клиентның таләпләре үтәлергә тиеш.

Хокукларыгызны яклаудан курыкмагыз. Кулланучы һәрвакыт хаклы икәнен исегездән чыгармагыз.

 

Белешмә:

Әгәр сезгә кулланучылар хокукларын яклау буенча юридик ярдәм кирәк икән, Чаллы шәһәре, Корчагин урамы, 2А йортында урнашкан ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына мөрәҗәгать итә аласыз. “Кайнар линия“ телефоны: 8(8552) 714303.

ТР ДӘҮЛӘТ АЛКОГОЛЬ ИНСПЕКЦИЯСЕНЕҢ ЧАЛЛЫ ТЕРРИТОРИАЛЬ ОРГАНЫ. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International