“Нур“ мәдрәсәсе җитәкчесе юбилеен билгеләп үтә

2017 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

Аның районыбызның дини тормышында тоткан роле зур. Ул – Әгерҗедә беренчеләрдән булып дини гыйлем укытуга алынучы, “Нур“ мәчете һәм мәдрәсәсен төзүдә башлап йөрүче, шушы яшендә дә мәдрәсә җитәкләүче. Сүзебез – шушы көннәрдә 80 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтүче Рәмзия ханым ТРЕЙДИНА турында.

Җиде тапкыр хаҗда булган, күп кенә райондашларыбызга әлеге изге сәфәргә барырга ярдәм иткән, “Мөхәммәдия“ мәдрәсәсен, әле күптән түгел генә Россия Ислам университетын тәмамлаган Рәмзия ханым белән күпләрнең дини сукмагы бәйләнеп баруы бер дә гаҗәп түгел.

Дилә АБДУЛЛИНА – Әгерҗенең “Нур“ мәдрәсәсе мөгаллимәсе:

–       Без Рәмзия ханым җитәкчелегендә район авыл хуҗалыгы идарәсе бинасында райондашларыбызга дини белем бирә башладык. Без дигәнем – мин, Рәйсә Миннәхмәтова һәм Гөлшат Гайнуллина. Уку-укыту өчен шартлар тудыру тулысы белән Рәмзия Шәеховна җаваплылылыгында булды. Аңа оештыру сәләте Ходай Тәгалә тарафыннан бирелгәндер, мөгаен. Нинди генә каршылык килеп тумасын, ул аларны җиңеп, юл ярып бара белә.

Рәмзия ханым җитәкчелегендә нинди генә чаралар уздырмадык без: дини бәйгеләр, бәйрәмнәр, мәҗлесләр дисеңме... Идарәнең җыелышлар залы җомга намазларында тулы була иде ул чакларда. Укырга йөрүче шәкертләр саны да 50дән арта иде.      

Хәзер “Нур“ мәдрәсәсендә укытканда да без шул елларны бик еш искә алабыз. Ул вакытлардан соң бик күп сулар акса да, Рәмзия ханымдагы бер сыйфат үзгәрешсез калды. Ул – гыйлем эстәү. Шушы яшендә дә бик күп укый ул һәм белгәннәрен башкаларга да теләп өйрәтә. Безгә күп нәрсәләрне аннан өйрәнәсе бар әле...   

 

Фәридә СӘЛИМУЛЛИНА – “Нур“ мәдрәсәсе мөгаллимәсе:

–       Без Рәмзия ханым белән биш ел буе Россия Ислам университетында бергә белем алдык. Өлкән яшьтә булуына карамастан, аны бар да хөрмәт итте, күп шәкертләрнең киңәшчесенә, хәтта сердәшенә әверелде ул. Шушы урында Рәмзия апаның бер сыйфатын атыйсым килә: ул да булса, ярдәмчеллек. Үзенә калмаса калмый, тик башкаларга ярдәм итәргә тырыша ул. Укыганда да һәркемгә булышлык итәргә ашыга иде: кемгә  – китап-дәфтәр белән, кемгә – киңәш белән... Мин үзем дә аның фикеренә бик еш колак салам.

Без, мәдрәсә мөгаллимнәре, аның шушы яшькә килеп җиткәнен тоймыйбыз да. Әле узган ел гына РИУны тәмамлап кулыбызга диплом алдык бит. Шуңа күрә минем өлкән мөгаллимәбезгә “әлеге дипломның әҗерен күрергә насыйп булсын“ дип телисем килә.     

  

Мөхәммәтазат хәзрәт ГАТИН – район имам-мөхтәсибе:

–       Рәмзия ханымның әнисе Сара апа бик тә дини була. Әнисе юлыннан китеп, якыннарын, туганнарын, гаиләсен генә түгел, бик күп райондашларыбызны дин юлына тарта алган Рәмзия туганыбыз олы ихтирамга лаек. Мәүлид бәйрәмнәрендә ел саен үз фатирында беренчеләрдән булып мәҗлес уздыра ул, соңгы елларда дини кардәшләребезне мәдрәсәгә Мәүлид ашына җыя.          

80 яшендә дә үзе артыннан күпләрне ияртә ала икән, бу бик күп нәрсә турында сөйли. Ходай Тәгалә тел ачкычы, тән сихәте, зиһен биреп, киләчәктә дә изге юлда булырга  насыйп итсен аңа. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International