Районда чәчү кампаниясенә әзерлек ничек

2017 елның 17 апреле, дүшәмбе

Язгы чәчү кампаниясендә авыл хезмәтчәннәре алдында 16131 гектар мәйданга бөртеклеләр, 6419 гектарга терлек азыгы культуралары чәчү бурычы тора. Икенче икмәк – бәрәңге 400 гектарда утыртылачак.

Әлеге эшләрне башкарып чыгу өчен хуҗалыкларга 381 миллион 722 мең сум акча кирәк.

–       Бу акчаларның 126 миллион 122 мең сумы – хуҗалыкларның үзләренеке, калган өлеше – кредит, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин.

Шул акчалардан 70 миллион 721 мең сумы чәчүлек орлык алуга тотыла.

–       Дөрес, узган көздә үк амбарларга язгы чәчү өчен җитәрлек күләмдә 5250 тонна орлык салынып куелган иде. Тик аны яңартып тору мөһим. Шуңа күрә 300 тонна элиталы бәрәңге орлыгы, 500 тонна элиталы бөртеклеләр алу планлаштырыла, – ди ул.

Ягулык-майлау материаллары өчен 38 миллион 295 мең сум акча каралган. Хөкүмәт ярдәме белән быел да хуҗалыклар ташламалы ягулыктан файдаланачаклар. Бер килосы 33,5 сум исәбеннән 600 тонна ягулык-майлау материаллары “Тукай“ нефть базасына кайтарылган инде. Шундый ук шартларда ягулык-майлау материаллары фермерларга да бирелә. 

Минераль ашлама алуга 225 миллион 905 мең сум акча тәгаенләнгән. Әлеге акчаларга бер гектарга 30 кило тәэсирле матдә исәбеннән ашлама сатып алынган. Тик ул кимендә 40 кило булырга тиеш.

–       Ашлама файдалы һәм нәтиҗәле булсын өчен, быел агрофирма басуларында ике авиабригада эшләячәк. Самолетлар бер атна көзге культураларны ашлаячак. Ашлама кертү өчен  агрофирма хезмәтчәннәре үз куллары белән ясаган җиде агрегаттан да  файдаланалар, – ди Дилүс Гатауллин. 

16 миллион 649 мең сум акча үсемлекләрне төрле авырулардан, корткыч бөҗәкләрдән саклау чараларына тотыла. 30 миллион 152 мең сумга техникага запас частьлар алына.

–       Язгы чәчүгә техниканы әзерләү барышында  быел төп игътибарны үзебездә җитештерелгән техниканы ремонтлауга бирергә тырыштык. Дөрес, көчле егәрлекле чит ил техникасы белән эшләү отышлы, әмма аларга запас частьлар алу өчен бәяләрнең кыйммәт булуы “чабудан тарта“. Гомумән, киләчәктә авыл хуҗалыгында эшләү өчен үзебезнең техниканы алу өстенлек бирү күздә тотыла, – ди Дилүс Гаскәрович.

Кояшның көннән-көн ныграк җылытуы, басуларда карның күзгә күренеп кимүе язгы кыр эшләренең бик тиздән башланып китәчәген кисәтә. Сүз уңаеннан: Апас, Чүпрәле, Зәй һәм республиканың башка күп кенә район хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә старт бирелде инде. Быел авыл хезмәтчәннәре алдына бөртекле культураларны чәчү һәм бәрәңге утыртуны – 10, кукуруз чәчүне 13 көн эчендә тәмамлау бурычы куела.     

Дания АБЗАЛИЕВА.        

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International