14 май көнне Шаршады авылы җирлегендә мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан авылыбызның балалары өчен бик күңелле бәйрәм чарасы булып узды. Балалар төрле кызыклы ярышларда катнаштылар, уеннар уйнадылар. Шулай ук учакта пешкән тәмле бәйрәм боткасы белән дә сыйландылар. Хуш исле, тәмле үләннәрдән пешерелгән чәй дә эчтеләр. Бәйрәм бик күңелле үтте.Балалар бәйрәмнән шат күңел белән өйләренә таралыштылар.